Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Геннадий Емельянов алабугалыларны Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле алабугалылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәр балачакның якты хатирәләре, тылсымлы хисләр һәм киләсе елның уңышлы булып, бәхетле үзгәрешләр һәм уңыш алып килеренә ышаныч белән тулы. Яңа ел тантаналарын без якыннарыбызны бәхетле итү, аларга игътибар, кайгырту һәм йөрәк җылыбызны бүләк итү теләге белән каршы алабыз. Бу гүзәл хис, безне шатландырып, мәңге яшәсен. Яңа ел бар булган яхшылыкны кадерләп саклап, һәр йортка иминлек, муллык, изге эшләрдә уңышлар, күп якты һәм күңелле көннәр китерсен!

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм бәйрәмчә Яңа ел рухы телим!

Геннадий ЕМЕЛЬЯНОВ,

Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев