Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Геннадий Емельянов: “Без Настяның гаиләсенә ярдәм итәчәкбез”

Алабугада зыян күргән 8 яшьлек кызның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" хәбәрчесенә район башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр итте.

Ул кызның гаиләсе белән очрашып, нинди ярдәм кирәк булуын ачыкларга планлаштыра. "Без кирәк булганның барысын да эшләячәкбез. Ярдәм бюджеттан күрсәтеләчәк. Хәйрия исәбе дә ачылырга мөмкин", - диде башлык.

Ә хәзер ул алабугалыларга тикшерү эшләренә комачауламаска һәм имеш-мимеш таратмаска киңәш итә. "Хокук саклау органнары эшли, барысы да контрольдә. Хәзер иң әһимиятлесе - аларга комачауламаска", - диде ул.

Бүген Россиянең Тикшерү комитеты, Алабугада икенче сыйныф укучысына һөҗүм итү эшен тикшерү өчен, ведомствоның үзәк аппаратыннан иң тәҗрибәле криминалистлар төркемен җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев