Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гөлнара Тимерҗанова исемен алыштырган

Танылган җырчы сәламәт яшәү рәвеше хакында сөйләгән. 

«Авырулардан саклану өчен атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тотарга тырышам. Бу — Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәте. Әгәр атна саен шулай эшләсәң, саулыгыңа 200% файда килә. Менә Рамазан ае уразасына кердек. Ураза тота башлавыма 10 ел, хәзер инде бу минем яшәү рәвешем, ел саен тотам, калдырмыйм.

Иң яхшысы — үләнле чәй! Иң яратканым — мунча! Чабынырга бик яратам, 6 яшьлек кызымны да өйрәттем. Нинди яшәү рәвеше алып барасың, балалар да шуңа өйрәнеп үсә. 

Кешегә начарлык эшләгәнем булмаса да, сынауларга бай булды минем тормыш. Түздем-түздем дә, чамам калмагач, 2019 елда исемемне үзгәртергә булдым. Хәзерге исемем — Наимә. Җан тынычлыгы, тазалык, байлык дигәнне аңлата. Бүгенге тормышым өчен Аллаһка шөкер әйтәм!» — дип сөйләгән җырчы. 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев