Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гомерен янгын кискән

Алабуга районында 68 янгын теркәлгән - үткән елдагы белән чагыштырганда, 2 очракка артык.

Каманың Алабуга районына кергән уң як ярында урнашкан "Нижнекамскнефтехим" кооперативының бакча йортында чыккан янгын вакытында 11 айлык бала һәлак булган.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Александр Ябуров сөйләвенчә, янгын чыгуга мич һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, балалар шуклыгы," ут төртү һәм башкалар сәбәп була.
Янгын килеп чыкмасын өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Җылыту җиһазларын тикшереп тору, төтен юлларын корымнан чистартып тору мөһим. Газ белән эшләүче җылыткыч җайланмаларга махсус оешма техник хезмәт күрсәтә. Электр челтәрләрен дә тикшереп торырга кирәк. Мичләрне тиз кабынучан сыеклыклар белән яндырып җибәрмәскә, аларны артык кызудан сакларга. Казан һәм мич кырларына, электр жылыткычлары янына терәп йорт жиһазларын куймаска. Каткан торбаларны ачык ялкын белән җылыту да ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев