Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хлыстовода яңа спорткомплекс ачылды

Бу өр-яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы заманның бар таләпләренә туры килә. Аның төп горурлыгы - өсте ябык бассейн.

Спорт корылмасын ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов катнашты.

Мондый зур һәм заманча комплекс районда бердәнбер булганлыктан, Хлыстово халкы шатлык белән бергә горурлык хисләре дә кичерә. Шәһәрләрдә әле мондый бассейннар юк, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Геннадий Емельянов:

- Ике-өч ел да вакыт узмас, Хлыстово шәһәр чите кысаларында булачак, - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Объект федераль, республика һәм җирле бюджет акчаларына төзелде.

Рафис Борһанов та Алабуга районы халкының куанычын уртаклашты. Министр Хлыстовога икенче тапкыр килә: җитәкче 2010 елда физкультура-сәламәтләндерү комплексында волейбол, баскетбол, мини-футбол һәм теннис өчен зал ачу тантанасында да катнашты.

- Балалар һәм ата-аналар спорт белән шөгыльләнсен, гаиләләре хакына сәламәтлекләрен ныгытсын, - дип өстәде Рафис Борһанов.

Сертификатлар тапшыру тантананың тагын бер күңелле мизгеле булды. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән физкультура-сәламәтләндерү комплексына спорт инвентарьлары сатып алу өчен 200 мең сумлык сертификат тапшырылды. Яшьләр һәм спорт эше буенча министрлыктан Рафис Борһанов 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Бүләкләр тапшырганнан соң, дәрәҗәле кунаклар символик йөзү тактасын имзалады. Ул спорт корылмасында сакланачак.

Җитәкчеләр кызыл тасманы кискәннән соң, ачылу тантанасына килгән Хлыстово һәм янәшә-тирә авылларда яшәүчеләр спорт корылмасына кереп, андагы заллар, яңа бассейн белән танышып чыга алды. Өлкәннәр һәм балалар күргәннәреннән канәгать калды, соклануларын яшермәде, ә кыюраклар шунда ук бассейнда йөзеп карарга теләге барлыгын белдерде.

Комплекс заманның бар таләпләргә туры килә. Биредә ике бассейн бар: берсе өлкәннәр өчен, икенчесе - балаларга. Моннан тыш спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен сауна, тренажер залы, футбол кыры да бар. Спорт корылмасында мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар бирелгән, инвалид-балаларны суга төшерү өчен хәтта махсус җайланма да көйләнгән.

Хлыстовода моның белән туктап калырга җыенмыйлар. Киләчәктә монда яңа клуб төзү планлаштырыла.

Район башлыгы вәгъдә иткәнчә, ел ахырында шундый ук спорт объекты Танайкада да ачылыр дип көтелә.

Камилә КОТДУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев