Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җиңү бәйрәме премиясе

Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 1800 кеше алачак.

Президент Владимир Путин «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 67 еллыгына кайбер категория гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында»гы указны бер ай элек имзалады. Бу аның дәүләт башлыгы буларак гамәлгә куелган беренче указы.

Алабуга районында 552 кешенең 5 мең сумлык «Җиңү премиясе»нә хокукы бар. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен СССР ордены һәм медальләре белән бүләкләнгән алабугалылар, нацист төрмәләре һәм концлагерьларының элекке тоткыннары (барлыгы 1229 кеше) 1000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев