Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җиңүчеләр арасында

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Мәктәп экопатруле" республика конкурсына йомгак ясады.

Идел буе спорт һәм туризм академиясендә ТР премьер-министры Илдар Халиков бу хәрәкәтнең алдынгыларын бүләкләде. Конкурс кысаларында мәктәп укучылары ел дәвамында Экология министрлыгы инспекторларына законсыз барлыкка килгән чүп урыннары турында хәбәрләр җибәреп торды. Бүләкләнүчеләр арасында алабугалылар да бар.
Алабуга командасы, райбашкарма комитеты Роман Исланов җитәкчелегендә, әзерләнгән проектларны һәм казанышларны лаеклы тәкъдим итте. Безнең күргәзмәдә "Алабуга районында экология хәрәкәте", "Алабуга районында экопатруль" дигән стендлар һәм экологик чаралардан күренешләрнең фоторәсемнәре эленгән чыршы урнаштырылган иде. "Иң актив укучы" номинациясендә (9-11 сыйныфлар) Танайка мәктәбеннән Никита Калаев 1 урынны алды. "Иң актив класс"номинациясендә 10нчы мәктәпнең 7а сыйныфы мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев