Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ике балигъ булмаган алабугалы битлек режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган

Күзәтчелек органнары тикшерүләрне дәвам итә

Ике балигъ булмаган алабугалы битлек режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Хәзер аларның ата-аналарына штраф түләргә туры киләчәк, ә яшүсмерләр үзләре балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куелачак.
Исегезгә төшерәбез, битлекне барлык җәмәгать урыннарында — кибет, кафе, кинотеатр, музейларда кияргә кирәк. Битлек дөрес киелгән булырга һәм сулыш органнарын капларга тиеш. Күзәтчелек органнары тикшерүләрне дәвам итә һәм беренче тапкыр битлек режимын бозучыларга күп очракта кисәтү ясала яки зур булмаган штраф билгеләнә. Хокук бозу очрагы кабатланса, штраф 15 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев