Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илмәт авылында ФАП төзеләчәк

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Илмәт авылы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Илмәтлеләрне юлларны төзекләндерү, клуб һәм кибет биналарын рәткә китерү, Ядегәргә газ кертү мәсьәләләре борчый.

Илмәт авыл җирлегенә керүче Ядегәр авылында яшәүче Нәсимә апа Кәримуллина сүзен рәхмәтләрдән башлады:

- Иң беренче чиратта район башлыгына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аның ярдәме белән тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә торган суга тиендек. Иртәсен-кичен суыбыз бар хәзер. Зиратыбыз каралган-төзекләндерелгән, почта, мәдәният йорты, медпункт эшенә барыбыз да канәгать. Бик рәхәт авылыбызда. Җирлек башлыгының эшенә куанып яшибез. Тик менә язын-көзен юллар җимерелә, аларга вак таш җәергә иде. Аннан соң, газ кергән күрше авылларга карап көнләшеп яшибез. Ядегәрдә күпчелек өлкән яшьтәгеләр яши, утын ташып өйне җылытулары бик рәхәт түгел. Газ үткәреп булмас микән, - дип гозерен белдерде Нәсимә апа.

Илмәт авылында яшәүче Вәлиҗан Гатауллин да юллар проблемасын күтәрде.

- Узган елда күперне төзекләндерү үтенече белән кергән идем. Рәхмәт Геннадий Егоровичка, җирлек рәисе Рәзимә Мингалиевага - күперне рәткә китерделәр. Бүген керүемнең сәбәбе: сезнең ярдәм белән юлларга "ямочный" ремонт ясап булмасмы икән? - дип мөрәҗәгать итте ул Зөлфия Сөнгатуллинага.

- Барлык җирлекләрдә дә сессияләр тәмамлангач, без барлык мөрәҗәгатьләр буенча исемлек төзибез. Нәрсәнедер беренче чиратта эшлисе булыр, ә кайберләре соңракка калып торыр. Тик ничек кенә булмасын, барлык сезнең үтенечләр урынлы, димәк үтәргә тырышырбыз, - дип җавап бирде җитәкче.

Кабул итүгә кергән Сания апа Шакирова авылга керү урынында ук урнашкан Райпо кибетенең ямьсезлегенә зарланды.

- Авылыбызда йортлар матур, төзек, тик авылга кергәндә үк шул кибет бөтен кыяфәтне бозып тора. Түбәсе ишелеп, бәла-каза була күрмәсен, - дип борчылды Сания апа.

Алабуга "РАЙПО" сы рәисе Олег Вельматов сүзләренчә, кибеткә косметик ремонт җәйгә планлаштырылган. Зөлфия Сөнгатуллина кибеткә капиталь ремонт кирәк булуын ассызыклады һәм сессиядән соң шәхсән үзе бинаны барып карарга теләк белдерде.

Сания апаның икенче соравы авыл клубын төзекләндерүгә кагылышлы иде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова сүзләренчә, биредә ремонт 2018 елга планга кертелгән.

- Сессияләрдән соң карарга кирәк, бәлки биредә төзекләндерү эшләрен иртәрәк үткәрергә мөмкин булыр, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Кабул итүдән соң җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева халык алдында отчет белән чыгыш ясады. Илмәт авыл җирлеге Илмәт, Ядегәр, Көек авылларын берләштерә. 2016 елның 1 гыйнварына авылда барлыгы 348 кеше яши, шуларның 32се - Ядегәрдә, 8е - Көектә.

- Илмәт авыл җирлеге райондагы башка җирлекләрдән әллә ни аерылмый: пенсионерлары күп, яшьләре аз. Кешеләр, нигездә, авылдан читкә китеп, күпчелеге Алабуга каласына йөреп эшли. Әмма, бернигә дә карамастан, авыл кешеләре бүгенге көн белән генә яшәми, киләчәген дә кайгырта, үзләре яшәгән урында уңайлыклар тудыра, - диде үз чыгышында җирлек рәисе. Уңайлыклар дигәннән, аларга җитәкче төгәлрәк тукталды.

2015 елда башкарылган эшләр:

- Илмәттә Байлар чишмәсе аша күперчек төзелде;

- Муса Җәлил урамында 300 метр юлга вак таш җәелде;

- Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск булдырылды;

- балалар бакчасында зур ремонт ясалды, интерактив такта һәм ноутбук белән тәэмин ителде;

- Ядегәр авылында фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелде;

- җирлектә 10 яктырткыч һәм 3 щит куелды;

- су башнясы һәм торба төзекләндерелде.

2016 елга планнар:

- Яр буе урамында 500 метр юлга вак таш җәю;

- Илмәттә фельдшер-акушерлык пункты төзү;

- балалар бакчасының түбәсен ремонтлау;

- 8 урам яктырткычы, 1 щит кую, 210 метр чыбык сузу;

- корыган агачларны кисү;

- "Урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча урам яктырткычларын алыштыруны дәвам итү;

- зират территориясен төзекләндерү.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев