Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илмәт һәм Шүрнәктә хәйрия концертлары

Халыкта: "Кунак ашы - кара-каршы ", - дигән әйтем бар. Илмәт һәм Шүрнәк авылы үзешчәннәре әлеге гыйбарәне өлге итеп алып һәм сәламәтлеге кимчелекле булганнарга ярдәм итү кысаларында үткәрелүче акциягә ярдәм йөзеннән әүвәл берсендә - Шүрнәктә, аннары Илмәттә хәйрия концертлары күрсәтте.

Илмәтлеләр, мәдәният йорты директоры Фәүзия Төхбәтуллина җитәкчелегендә Шүрнәккә мәдәни сәфәрләрен 4 декабрьдә оештыралар һәм 100 кеше сыйдырышлы шыгрым тулы тамаша залына җыелганнарның, залга керешли, махсус куелган тартмага хәл кадәри сәмән (акча) салуларының шаһиты булсалар, Шүрнәк артистлары мәдәният йорты директоры Алексей Бабакаев һәм сәнгать җитәкчесе Роза ханым белән Илмәткә җавап концерты белән 5 декабрьдә килделәр. Биредә хәйрия өчен өлеш чыгаручыларга тартма фойеда кулган иде. Соңыннан (концерт тәмамлангач) берничә кеше катнашында, җыелган акчаларны санагач, 5 мең сум туплануы билгеле булды. Беренче карашка әлләни зур сумма да кебек түгел, тик әлеге чараның иҗтимагый һәм мораль-этик әһәмияте бәяләп бетергесез. Ул сәламәтлеге какшау кешеләрдә яшәүгә өмет, үзләренең җәмгыять һәм җәмәгатьчелек өчен кирәкле булуларына ышаныч тудыра. 1-10 декабрь ункөнлегендә билгеләп үтелүче декаданың киләчәктә дәвамы булуны һәм хәйриячелек акцияләренең даими оештырыла башлавына ышанасы килә.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев