Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Илнар Гыйрфанов: “Сайлау процессына йогынты ясый торган хокук бозулар булмады”

Бүген Татарстанда узган сайлауларда "Чиста сайлаулар өчен" корпусының 150 күзәтүчесе эшләгән.

"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусының ТР буенча координаторы, "Россия юристлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә Татарстанда узган сайлаулар вакытында хокук бозулар хакында мәгълүмат бирде.

"Бүген, бердәм сайлау көнендә, Россия буйлап безнең 5 меңнән артык күзәтүче сайлау участокларында сәгать иртәнге 7 дән эшли башлады. Татарстанда исә 150 кеше күзәтүче булды. Без кандидатларның да, депутатларның да вәкилләре түгел, - дип ассызыклады ул. - Шуны әйтә алам: сайлау процессына йогынты ясый торган хокук бозулар булмады. Дөрес, вак кимчелекләр күзәтелде, әмма алар оештыру эшләре белән генә бәйле", - диде ул журналистларга.

Илнар Гыйрфанов сүзләренчә, әлеге оешма 2012 елдан бирле гамәлдә. Узган ел ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда да "Чиста сайлаулар өчен" оешмасы күзәтүчеләре эшләвен ассызыклады координатор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев