Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иртәгә Алабугада салкынайта

Урыны белән кыска вакытлы буран, кар явуы көтелә, юлларда - бозлавык.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Вакыты белән юеш кар яварга, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Төнлә төньяк-көнбатыштан, төньяктан салмак җил, иртән һәм көндез 15-20 м/с тизлектә җил. Кайбер юл участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә һәм көндез температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы. Республиканың көнбатыш районнарында җылырак булачак. Төнлә температура 1 градус салкыннан да төшмәячәк, ә көндез 3 градуска җылыта. Татарстанның көньяк-көнчыгышында суыграк булачак: төнлә температура 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак, көндез 0 градустан 2 градуска кадәр җылы.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Төнлә 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндез - 0-3 градус.
21 октябрь төнендә республикада болытлы һава, урыны бераз кар яварга, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Төнлә төньяктан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с җил, вакыты белән җилнең тизлеге 17 м/с булырга мөмкин. Температура 8 градус салкын тәшкил итәчәк, урыны белән юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев