Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иске Юрашта концерт

Иске Юраш авылы мәдәният йортында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары әдәби-музыкаль программа белән чыгыш ясады.

Кызыклы һәм тирән эчтәлекле концерт программасын Иске Юраш авылы эшчәннәре тулы зал белән каршы алды. Яшьләр тарафыннан искиткеч оста һәм үзенчәлекле итеп башкарылган халык җырлары залны моңга күмде. "Алабуга егетләре" җыр һәм "Кама таңнары" бию ансамбльләре чыгышлары да халыкка матур бүләк булды.

Казан кунаклары - җырчы Алинә һәм Азат Кәримовларны халык көчле алкышлар белән каршы алды. Талантлы яшьләрнең моңлы җырларын тамашачылар яратып тыңлады, алкышларга күмеп, кат-кат сәхнәгә чакырды.

Концертта Азат Кәримов тарафыннан, күп шигырьләр авторы Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Әлфирә Әкбәрова һәм Азат Кәримов көй язган "Юраш авылы" җыры беренче тапкыр мәдәниятебез йорты сәхнәсендә яңгырады. Халык аны яратып кабул итте, аягүрә басып, кайнар алкышлады. Концерт ахырында юрашлылар көчле алкышлар белән җырны яңадан сорап җырлатты.

Моңа кадәр сәхнәләрдә Ләлә Абдуллина сүзләре Владимир Мироваевның Ләлә Абдуллина сүзләренә язылган "Юрашым" җыры яратып башкарылса, хәзер бу "копилка"га "Юраш авылы" җыры да өстәлде. Сәләтле иҗат ияләренә күп рәхмәт белдерәбез, яңа иҗат уңышлары телибез.

Ике сәгатькә сузылган концерт программасын тамашачылар бик ошатты. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, яхшы тәэсирләр һәм эшкә яңа дәрт белән өйләренә таралышты.

Иске Юраш авылы халкы оста артистлар башкаруында бай эчтәлекле концерт күрсәткәннәре һәм рәхәтләндереп ял иттергәннәре өчен, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчесе Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәровага, укытучылар һәм студентлар коллективына чын күңелдән зур рәхмәт белдерә. Аларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар тели.

Иң изге теләкләр белән Иске Юраш авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев