Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җитештерүчеләр көнбагыш маена бәяләр арту сәбәбен атады

Майның бәясенә көнбагыш уңышының начар булуы, доллар курсы һәм дөнья бәяләре йогынты ясаган. 

Көнбагыш уңышының начар булуы, дөнья бәяләренең аруты һәм тотрыксыз доллар курсы — болар барысы да көнбагыш маеның кыйбатлануына китерде. Бу турыда мәгълүматны Россия май җитештерү берлеге башкарма директоры Михаил Мальцев хәбәр итте.
Мальцев сүзләренчә, көнбагыш маена бәяләр дөньяви бәяләрнең һәм доллар курсының артуыннан гыйбарәт. Моннан тыш, кыйбатлануга культура уңышы начар булуы да йогынты ясаган.
Шулай ук Мальцев фикеренчә, көнбагышны Россиядән чыгаруга пошлина кертү, аңа булган бәяне киметергә һәм көнбагыш маена булган бәяне тигезләргә ярдәм итәчәк. Бәяләр инде төшә башлаган. 
Россия Президенты Владимир Путин база продуктлары бәяләренең артуына игътибар итте. Моңа кадәр Россия Хөкүмәте көнбагышка булган экспорт пошлинасын 30 процентка киметергә дигән карар кабул иткән. Мондый чара ярты ел гамәлдә булачак. 
Россиядә көнбагыш маена бәяләр уртача 23 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев