Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кандидатларны теркәү төгәлләнде

Алабуга территориаль сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар теркәүне тәмамлады. Исегезгә төшерәбез: сайлаулар 14 сентябрьдә үтә.

Моңа кадәр без Леонид Барышев, Мансур Гарифуллин, Зәкәри Минһаҗевның кандидатлыкка теркәлүе турында язган идек инде. Алабуга территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, тагын ике кеше республика парламенты депутаты мандаты өчен көрәшү хокукы алды. Болар - Мифтахов Ленар Раифович, 1974 елда туган, югары белемле. Төп эш урыны - "Хорошая редакция" ҖЧҖ генераль директоры, "Хорошая газета Елабуги" баш редакторы. Үз кандидатурасын үзе тәкъдим итүче буларак теркәлгән. РФнең Җинаять Кодексының 116 нчы маддәсенең1 нче бүлеге буенча хөкем ителгән, хөкем вакыты 15.01.2013 елда чыккан.

Родионов Андрей Валерьевич,1968 елда туган, югары белемле. Төп эш урыны - хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген (Алабуга районы) саклау һәм торгызу буенча федераль дәүләт күзәтчелегенең район (районара) бүлек башлыгы. Үз кандидатурасын үзе тәкъдим итүче буларак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев