Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар

Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашкан. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Узган елда илкүләм проектлар ярдәмендә Арча районында психоневрологик интернатның торак корпусы эшли башлады. Районнарда ГТО нормативларын тапшыру өчен 9 мәйданчык җиһазландырылды, 6 спорт залы төзекләндерелде, 9 спорт объекты төзелде. 

Шулай ук узган елда 4 мәктәп һәм 12 балалар бакчасы барлыкка килде. 
Татарстанда 7 ФАП төзелде, Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия Үзәге төзелә башлады.

51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелде, 268,4 км юл норматив хәлгә китерелде. 

Бу чараларны гамәлгә ашыру өчен 31,4 млрд сум акча каралган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев