Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

KASTAMONU Россия базары өчен ламинат чыгаруны үстерә

KASTAMONU компаниясе "Алабуга" МИЗдагы заводта МДФ/ХДФ плитәләре һәм ламинатланган идән капламалары җитештерүне арттыруны дәвам итә.

Расланган җитештерү планы нигезендә 2015 елда заводта 12 миллион квадрат метрдан артык ламинат чыгарылды һәм төяп озатылды. 2016 ел планнарында - 20 миллион квадрат метр ламинатланган идән капламалары чыгару югарылыгына ирешү.
KASTAMONU продукциясе, барыннан да элек, Россия базарына йөз тота. Биредә продукциянең 2/3 өлеше тирәсе сатыла. Калган өлеше Европа һәм Азия илләренә озатыла. KASTAMONU ламинатын сату географиясе («Floorpan» сәүдә маркасы) бертуктаусыз киңәя. Моңа күбесенчә зур үсешкә ирешкән транспорт һәм логистик инфраструктурага ия булган производствоның уңайлы географик урнашуы да ярдәм итә.

«Без Россиядәге безнең заводта продукция чыгару темпларын планла төстә үстерә барабыз һәм аны сату географиясен киңәйтәбез,- ди KASTAMONU заводының идән капламалары сату бүлеге җитәкчесе Владимир Кривцов. - Без бер урында тормыйбыз, ә ламинатның яңа коллекцияләрен эшләүне һәм чыгаруны дәвам итәбез. Бүген «Floorpan» ТМ ассортименты 52дән артык декорны үз эченә ала. Агымдагы елда без, сату каналларын үстерүгә бәйле рәвештә, әлеге күрсәткечне ике тапкырга арттырырга планлаштырабыз. Бу безнең продукциягә көндәшләр арасында өстәмә өсенлекләр бирәчәк, Россия базарыннан кайбер чит ил җитештерүчеләре киткәннән соң, бу аеруча мөһим".
Хәзерге вакытта KASTAMONU предприятиесендә ламинатлауның 2 линиясе урнаштырылган, аларның һәркайсы сәгатенә 540ка кадәр плитә чыгарырга сәләтле. Ассортимент линейкасыннан 31, 32 һәм 33 класслы коллекцияләр җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев