Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кайнар су буламы?

Әлеге сорауга җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Рафаил Абдрахманов җавап бирде.

Җитәкче әйтүенчә, алабугалыларның краннарында кайнар су 31 майда булачак. Эш күләменең планлаштырылганнан күбрәк булып чыгуы сәбәпле, кайнар су билгеләнгән вакытта бирелмәде. Магистраль линия һәм квартал эчендәге челтәрләрдә өзеклекләр булуы ачыкланган. Халыкка кайнар су һәм җылылыкны өзеклексез бирү өчен ремонт-опрессовка эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү таләп ителә. Предприятие җитәкчелеге халыкка китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә, диде Р.Абдрахманов.

Бүгенге көндә алабугалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 80 миллион сум тәшкил итә. Башкарма комитет һәм суд приставлары бурычлыларга карата чаралар күрәчәк. Бурычлары 50 меңнән артканнар арасында югары керем, икешәр машинасы булганнар да бар. Мәсәлән, мондый гражданнар бурычларын тулысынча түләп бетермичә чит илгә ял итәргә китә алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев