Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан яшь гвардиячеләре фонарьлар ярдәмендә шәһәр һәм республика исемнәрен яздылар

Яшь кешеләр «КАМАЗ-мастер» командасы башлап җибәргән флешмобка кушылдылар.

Татарстанның Яшь гвардиясе «КАМАЗ-мастер» командасы башлап җибәргән флешмобны хуплады. Казан ишегалларының берсендә активистлар «Казан», «Татарстан», «Россия» һәм «Putin team» язуларын фонарьлар белән сурәтләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Без Казанны, Татарстанны, Россияне яратабыз. Үз акциябездә нәкъ менә шушы төп сүзләрне чагылдырырга булдык», — диде Татарстанның Яшь гвардиясе җитәкчесе Дамир Бариев.



Ул ассызыклаганча, «КАМАЗ-мастер» — үрнәк алырдай команда, шуңа күрә Яшь гвардия аларның флешмобына кушылырга булган.
Исегезгә төшерәбез, элек Чаллы командасы карлы кырда «Putin team» исемле иҗтимагый хәрәкәтне хуплап язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев