Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда узачак Махсус кышкы Олимпиадага йөз илдән кунаклар килергә җыена

2022 елда Казанда үтәчәк Махсус кышкы олимпиадада йөзгә якын илдән катнашучы килер дип көтелә. 

Бу хакта Петербургта үткән икътисади форум сессиясендә сүз барды, ул инклюзия һәм Махсус Олимпиада мәсьәләләренә багышланган иде.

«Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Чарада 100 илдән 2 меңнән артык атлет һәм 3 мең волонтер катнашыр дип көтелә. Махсус Олимпиаданың сынау уеннары инде 2021 елның февралендә узды. Аларда Россиянең 36 төбәгеннән 500 дән артык атлет катнашты», — дип хәбәр итә турнирны оештыручылар.

Сессиядә катнашучылар 2021 елгы Махсус Олимпиаданың беренчел уеннарына йомгак ясады һәм әзерлекнең алдагы этаплары турында фикер алышты. Сессияне махсус олимпиадага нигез салучы партнер — Coca-Cola компаниясе оештырды.

Бөтендөнья Махсус олимпиада — интеллектуаль үзенчәлекләре булган кешеләр арасында спорт ярышлары. Алар дүрт елга бер тапкыр менталь үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне адаптацияләү максаты белән үткәрелә. Ярышларда спортчыларның яше һәм физик мөмкинлекләре буенча бүленеш юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев