Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көн дә бәйрәм, көн дә туй

2 июньдә Иске Куклюк авыл җирлегендә мари халкының ХV республика Семык бәйрәме узачак.

Бәйрәм авылдан ерак булмаган аланда оештырыла. Семык бәйрәмендә Татарстанның 14 районы, Мари Эл республикасы һәм Киров өлкәсе вәкилләре катнашачак. Иске Куклюкка 500 дән артык кеше килер дип көтелә.

Әлеге чараны оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм кысаларында «Мари гүзәле» бәйгесе үткәрү планлаштырыла. Конкурста 16 яшьтән 24 яшькәчә кызлар катнаша ала. Иң әһәмиятлесе, гүзәл кызлар мари халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән яхшы таныш булырга тиеш, диләр оештыручылар. Егетләр өчен үткәрелгән бил көрәшендә мари батыры билгеләнә.

Семыкта рус, татар, мари һәм керәшен авыллары ишегаллары эшләячәк. Анда милли ризыкларны ашап карарга, интерактив остаханәләрдә үз кулларың белән бүләкләр ясарга мөмкин булачак.

Иртәдән кичкә кадәр Семыкның төп сәхнәсендә делегацияләрнең фольклор коллективлары һәм Мари Эл республикасы артистлары чыгыш ясаячак.

Семык бәйрәме Алабуга җирлегендә икенче тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев