Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү кирәк булмаячак

Прививка алдыннан табиб пациентны сораштыра һәм халәтен тикшерә. Әгәр прививкага каршылыклар табылмаса, пациентка вакцинация үткәрелә.

Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү таләп ителмәячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе буенча вакцинация алдыннан Covid-19 антитәнчекләренә анализ уздыру мәҗбүри иде. Хәзер бу процесс гадиләштерелде», — диде ул.

Альмир Абашев сүзләренчә, прививка алдыннан табиб пациентны сораштыра һәм халәтен тикшерә. Әгәр прививкага каршылыклар табылмаса, пациентка вакцинация үткәрелә.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, вакцинациядән куркырга кирәкми, ул бары тик иммунитет эшен көчәйтеп кенә җибәрәчәк. Коронавирустан вакциналарның икесендә дә — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» дигәнендә дә, вакцинация алдыннан организмда антитәнчекләр булмавы таләп итеп куелмый.

Белгечләр әйтүенчә, әле яңа гына коронавирус белән авырып терелүчеләргә якын арада гына вакцинация кирәкми, чөнки иммунитет инде бар. Ә 6-8 айдан соң, иммунитет көчсезләнсә, антитәнчекләр түбән булса, вакцинациягә килергә мөмкин, диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев