Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Куклюкта мари мәдәнияте көне үтте

Кичә Иске Күклек авылында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабуга районындагы координацияләү советының күчмә утырышы булды. Ул Мари мәдәнияте көненә багышлап уздырылды.

Шуны да әйтеп узыйк: Иске Күклек - безнең районда бердәнбер мари авылы.

Чара көткәнгә караганда да бай һәм якты булып үтте. Кунакларга киң программа тәкъдим ителде: болар - мари халкының тарихы һәм мәдәнияте белән танышу, халык ишегалды буенча һәм мәктәпнең крайны өйрәнү музеена, шулай ук Каспий диңгезе башлангычына экскурсия ясау.

Моннан тыш, килгән кунакларның барысы да җирле "Кулибин"ның - Иван Мельниковның уйлап табуларын үз күзләре белән күрә алды: аның бу "могҗизалары" - күчмә мич, көпчәкләрдәге мунча, Убырлы карчык өе Иске Күклек авылы "Кулибин"ын бетен Россиягә танытты. Ә кайбер кыю кунаклар данлыклы лошемобильдә дә (атлы машина) йөреп карады.

Очрашу ахырында монда катнашучы кунаклар, үзләренең күңел түрендә йөрткән хыяллары тормышка ашсын өчен, каен агачына тасмалар бәйләп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев