Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бел

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - имин балачак өчен акциясе кысаларында "Космос" лагеренда ял итүчеләргә ут сүндерүчеләр "Бөек һәм коточкыч" дип аталган театрлаштырылган тамаша оештырдылар.

Артистлар ролендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясады. Алар, ут-күз чыга калса, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде һәм күрсәтте.

Акция июнь ае дәвамында узачак. Мондый очрашулар мәктәп яны лагерьларында да планлаштырылган.

Быел инде янгын чыгуның 36 очрагы теркәлде. Аның берсе балалар шуклыгы аркасында килеп чыкты. Олы Качка авылында элеккеге клуб бинасы янып бетте. Ут төртү очракларының саны арту да сагайта. Ут төртүчегә 5 елга кадәр төрмә яный, диләр янгын сагында торучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев