Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кытай кинематографистлары Алабуга турында фильм төшерәчәк.

Алабугада Кытай Халык республикасының башкаласы Пекин шәһәреннән килгән ике төшерү төркеме эшләде.

Алар И.Шишкин музей-йортында, В.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда, шәһәр тарихы музеенда, декоратив-кулланма сәнгать музей-остаханәсендә, Н.Дурова музей-утарында һәм Алабуга шәһәрлегенең сәнгать салонында булдылар, видеосюжетлар төшерделәр.

Төшерү төркеме программасына Казан, Болгар, Зөя һәм Алабуга кебек туристик шәһәрләрдә булу кертелгән. Аларның Алабугага килүләре очраклы түгел: бу ел Рәсәйдә Кытай мәдәнияте елы итеп, ә 2013 ел Кытайда Рәсәй мәдәнияте елы дип игълан ителде. Ростуризм проекты һәм заказы буенча кытайлылар Рәсәйнең төрле шәһәрләре турында ун минутлык 100 фильм төшерергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев