Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Легендар актер Василий Лановой вафат 

СССРның халык артистына 87 яшь иде.

Актер Василий Лановой коронавирустан үлгән. Гыйнвар башында аны хастаханәгә салган булганнар. Актерга 87 яшь иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте, дип яза Татар-информ. 

«Василий Семенович вафат булды», — дип әйткән мәрхүмнең хатыны Ирина Купченко.

Ел башында Лановойда да, Купченкода да коронавирус авыруы булуы ачыклана. Бу турыда 2 гыйнварда билгеле була. Аларны хастаханәгә салалар. 28 гыйнварда Лановойны реанимациягә күчерәләр. Бу турыда Вахтангов театры директоры Кирилл Крок әйткән.

Василий Лановойның театрдагы төп рольләре — Фортинбрас («Гамлет»), Маяковский («Конармия»), Цезарь («Антоний и Клеопатра»), Пушкин («Шаги Командора»), Троцкий («Брестский мир»), Джордж Бернард Шоу («Милый лжец») һ.б.

Ул «Павел Корчагин» (1957), «Алые паруса» (1961), «Иду на грозу» (1965), «Война и мир» (1965–1968), «Офицеры» (1971), «Семнадцать мгновений весны» (1973), «Анна и Командор» (1974), «Дни Турбиных» (1976) һәм башка кинолардагы рольләре белән танылды.

2009 елның маенда Василий Лановой Алабугага килгән иде. Биредә ул Марина Цветаева каберендә, шәһәрнең музейларында һәм истәлекле урыннарында булды. Урамнарда актер янына кешеләр килеп, аның таланты белән соклануларын белдерделәр. Аның визиты шәһәр мәдәният йортында иҗади кичә белән тәмамланды.

Фото: Андрей Иванов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев