Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит

Агымдагы елның 15ннән 26 мартка кадәр Алабуга районында «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясе бара. 

Татарстан Республикасында 2021 елның 15-26 мартында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үткәрелә. 
Акциянең төп максаты — наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. 
Алабуга шәһәрендә «кайнар линия» телефон номерлары билгеләнде, халыктан кабул ителгән сорауларга җавап бирү өчен кизү тору расписаниесе төзелде:

Алабуга эчке эшләр бүлеге телефоны: 7-84-30 (дүшәмбе-җомга көннәрендә — тәүлек буе).

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге телефоны: 7-84-29 (дүшәмбе-җомга: 14.00-17.00).

Мәгариф идарәсе: тел. 7-87-94 (дүшәмбе-җомга 08.00-18.00).

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты телефоны: 7-13-58 (дүшәмбе-җомга 08.00-17.00).

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе телефоны: 3-06-72 (дүшәмбе-җомга 08.00-17.00).

«Шанс-Өмет» диагностика һәм консультация үзәге телефоны: 37-1-47. 

Наркотиклар куллану яки тарату урыннары турында белгән очракта, наркоконтроль бүлегенә шалтыратырга була.

Ышаныч телефоны: 7-84-29, 7-84-30. Шалтырату аноним.

Моннан тыш, наркотик кулланучыларны диагностикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьнең аноним булуы гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев