Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен әкият (30 май – 5 июнь)

Сукоярларның күптәнге хыялы тормышка ашачак, Кызлар яхшы яңалыклар ишетәчәк.

КУЧКАР (21.03-21.04)

Эшегездә менә дигән офыклар ачылачак, вак-төяк күңелсезлекләрнең эзе дә калмаячак. Тик бик ашыкмагыз гына.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)

Уңайлы чор. Бу атнада якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салып кына калмыйча, күңелегезне тынгысызлап торган эчке каршылыклардан да котылачаксыз. Комачаулыкларга карамастан, үҗәтләнеп, барыбер үз дигәнегезгә ирешәчәксез.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)

Төрледән-төрле вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына торачак. Уй-ниятләрегезне сер итеп тотыгыз, юкса сезнең ачыклыктан кайберәүләрнең файдалануы бар. Алдыгызда көтмәгәндә генә яңа мөмкинлекләр ачылачак.

КЫСЛА (22.06-21.07)

Үпкәләмәгез, шикләнмәгез, ризасызлык белдермәгез - болар өчен бернинди дә сәбәп юк хәзер. Әйбәт хәбәрләр көтегез. Кайберәүләр керемнәрен арттыру, дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирердәй тәкъдим ишетәчәк.

АРЫСЛАН (22.07-21.08)

Эшләрегез күбәячәк. Тик моңа борчыласы юк: бурычларыгызның гына түгел, абруегыз һәм керемегезнең артуын да аңлата бу. Дус-ишләрегез, хезмәттәшләрегез ярдәмен тоеп, канәгатьлек хисләре кичерәксез.

КЫЗ (22.08-22.09)

Үзегез дә сизмәстән, бик зур эшләр башкарып куячаксыз. Атна ахырында матур яңалыклар көтегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)

Бик мөһим бер мәгълүматны колак читеннән уздырып җибәрмәс өчен игътибарлы булыгыз. Теге яки бу карарга килергә ашыкмагыз: башта уйлагыз.

ЧАЯН (26.10-23.11)

Бөтен тырышлыгыгызны матди һәм социаль хәлегезне яхшыртуга юнәлдертегез. Серләрегезне беркемгә дә ачмагыз, хәтта якыннарыгызга да. Юкса ачыклыгыгыз үзегезгә нык зыян салачак. Гаиләгездә шатлыклы вакыйга булуы ихтимал.

УКЧЫ (24.11-21.12)

Атнаның беренче яртысы бигрәк тә уңышлы булачак, шуңа күрә мөһим эшләрегезне шул чорга планлаштырып торыгыз. Акча мәсьәләсендә сакчылрак кыланыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)

Бу атнадагы тырышлыкларыгыз җилгә очмаячак. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз - иң шәп киңәшчегез шул сезнең хәзер.

СУКОЯР (20.01-18.02)

Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен акыллы гына түгел, хәйләкәр дә булырга кирәк. Хезмәт баскычыннан югарырак күтәрелү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)

Тормышыгызны яхшыга үзгәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Якыннарыгыз турында да кайгыртсагыз, барлык проблемаларыгызны хәл итеп бетерәчәксез. Тышкы кыяфәтегезгә, холкыгызга кагылышлы сүзләрне ишетмәмешкә салышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев