Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен әкият (30 ноябрь – 6 декабрь)

Киләсе атнада Балыклар куанычлы хәбәрләр ишетер, ә менә Арысланнарга кайберәүләрнең тасма телләренә ышанырга һич тә ярамый, дип кисәтә йолдызлар.

КУЧКАР. Бу атнада коткыларга бирешү куркынычы бар. Читләрнең киңәшен тотып ниндидер гамәлләр кылырга ярамый. Сәламәтлегегезне саклауны игътибар үзәгенә алырга кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. Килеп туган хәлләрнең ничегрәк төгәлләнәсе хезмәттәшләрегез, җитәкчелегегез белән үзара мөнәсәбәтләрегезгә бәйле булачак. Вак-төяктән ызгыш-талаш куптарудан сак булыгыз, хәтта күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашканда да ул-бу сиздермәгез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Эшләрегездә кинәт кенә зур ыргылыш булачак. Шулай итеп, сәләтегезне тулысынча ачып кына калмыйча, күптәнге планнарыгызны да гамәлгә ашырачаксыз. Дәрәҗәле кешеләрнең хәерхаһлыгына ирешәчәксез.

КЫСЛА. Үз акылыгызга гына таяныгыз. Бу чорда җитәкчегезгә ышанудан файда юк: сезне ул аптырашта гына калдырачак. Дарулар белән бик белеп эш итегез, үзегезгә читрәк урыннарда саграк булырга тырышыгыз.

АРЫСЛАН. Кайбер тасма телләрнең вәгъдәләренә ышанып харап булмагыз. Хезмәттәшегезгә яки берәр дустыгызга ярдәм кулы сузарсыз шикеле. Атна ахырында үзегезгә бик кирәкле бер кеше белән танышырсыз.

КЫЗ. Ниһаять, эшләрегездә аз гына булса да алга китеш сизеләчәк. Әлегә ирешелгәннәрегезгә, кием-салымыгызга игътибарны арттырыгыз.

ҮЛЧӘҮ. Кайбер мәсьәләләрдә чама хисен белмәү, вак-төякләргә артык күп игътибар бирү, өч тиенлек файда алу өчен гаять күп вакыт сарыф итәсез. Шуңа да карамастан, бу атнада ашык-пошык килүдән котыла алсагыз, әйбәт уңышка ирешәчәксез.

ЧАЯН. Тик тора белмәүчеләр әллә нинди маҗараларга эләгергә мөмкин. Шулай да алар үзләре алдында калкып чыккан киртәләр аша уза алачак. Кайберәүләрнең гаиләләрендә шатлыклы вакыйгалар көтелә.

УКЧЫ. Тәмле телегез белән теләсә кемне үзегезгә карата алуыгыз нәтиҗәсендә эшегездә бик матур уңышларга ирешәчәксез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезне бары тик яхшы якка үзгәрешләр көтә. Сездән бары тик бер генә нәрсә таләп ителә: ул да булса - консерваторлыкны онытып тору. Кайбер кагыйдәләрне бозарга, тирәгездәгеләр киңәш иткәннең киресен эшләргә дә була.

СУКОЯР. Ни генә булмасын, тирәгездәгеләр белән үзара җылы мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышыгыз. Белеп торыгыз: үзегезне коллективка каршы кую, гайбәтчеләр сүзенә ышану бик зур хата булачак.

БАЛЫК. Дусларыгыз белән уртак бер эшегез барып чыкмаса да, шәхси тормышыгызның башка өлкәләре - тел-теш тидергесез. Куанычлы хәбәрләр ишетергә әзер торыгыз.

http://tuylar.ru/cat/yoldyzname-26 сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев