Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәтнең яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручыларга кастинг игълан ителде 

Кастингта җиңүчеләрне Инстаграмда лайк һәм комментрийлар буенча сайлыйлар. 

«ЮВТ-24» телеканалы өчен яңалыклар һәм һава торышы алып баручыларына кастинг башланды. Аның беренче этабы онлайн-форматта уза. 
Кастингта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен видео яздырырга һәм аны #кастингЮВТ24 и #погодаЮВТ24 хештеглары белән Инстаграмга куярга гына кирәк. 

Һава торышын алып баручы булырга теләүчеләргә тамашачыларны гаҗәпкә калдырырдай оригиналь видео яздырырга кирәк, ә яңалыклар алып баручысына — яңалык сөйләргә. 

Кастинг онлайн-форматта 26 гыйнварга кадәр дәвам итә. Аеруча кызыклы видеоларны Әлмәт телекомпаниясенең Инстаграм аккаунтында күрергә мөмкин булачак. Финалистларны телекомпаниягә чакырып студиядә яздырачаклар. Кастингның икенче этабы 27 гыйнварда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев