Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә бозлавык белән кофе ярдәмендә көрәшәләр

Кофе пешергәннән калган түп (жмых) белән шәһәрнең барлык парклары һәм скверлары да сибәргә планлаштыралар.

Әлмәттә Европа тәҗрибәсен үзләштерергә булдык. Парк һәм сквер юлларына кофе комы сибеләчәк. Мондый фикерне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тәкъдим итте. Моның өчен Әлмәт кофейняларыннан махсус жмых җыелды. Беренче булып түпне «Сәламәтлек» паркы юлларына сиптеләр, дип яза almetievsk-ru.ru порталы.

Барлык парк һәм скверларны эшкәртү өчен атнага 100 килограммга якын түп кирәк булачак. Экологлар бу ысулның экологик яктан гына түгел, экономияле булуын да билгеләп үтә. 

Шәһәрнең төзекләндерү Департаменты директоры Айнур Исхаков сүзләренә караганда, кофе пешерүдән калган түп — органик продукт. Яз көне аны җыярга кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев