Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 трассасы төзелеше 80 меңгә якын эш урыны булдырачак

Яңа автомобиль юлы Мәскәүдән Казанга барыр өчен киткән вакытны ике тапкырга кыскарта.

М12 трассасы төзелешенә якынча 80 мең кеше җәлеп ителәчәк. Шулай ук эксплуатация этабында 5 мең эш урыны булдырылачак, дип яза «Российская газета».
«Мәскәү — Казан» тизйөрешле автомобиль юлының макроэкономик тәэсире 2,4 трлн сум булыр дип планлаштырыла. 
Яңа трасса ярдәмендә төбәкләр арасында юлга киткән вакыт ике тапкырга кыскарачак. Бирегә 70 миллион тонна эчке йөк ташу агымын җәлеп итү көтелә. 
Тизйөрешле автомобиль юлы халыкара «Европа — Төньяк Кытай» транспорт коридорының әһәмиятле өлеше булачак. Маршрут буендагы зонада 62 миллион кеше яши. Юл көчле һәм үсештә булган төбәкләрне берләштерәчәк һәм аның янындагы территорияләрнең икътисадына уңай тәэсир ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев