Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Кәбировның «Киллер» китабы Татарстанның һәр районында сатыла башлады

Китапны шулай ук Казандагы газета-журнал киоскларыннан һәм татар китаплары кибетләреннән алырга мөмкин. 

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы бүгеннән Татарстанның һәр төбәгендә сатыла башлады. Китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар, дип хәбәр итә Татар-информ

Татарстан районнарында китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Казанда аны газета-журнал киоскларында һәм татар китаплары кибетләрендә алып була. Почта аша кайтартуга заказлар 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында кабул ителә.

Казанда газета-журнал киоскларында һәм район газеталары редакцияләрендә китапның бәясе 100 сум.

Китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр китапны күпләп алу шартлары турында 8-917-393-09-62 телефонына шалтыратып белә ала.

«Киллер» китабына Марат Кәбировның ике повесте кергән — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде». Автор үзе әсәрләренең сюжетын «җилтерәтеп алып кереп китә» дип тасвирлады. Геройлар — хәзерге заманда безнең арада яшәүче кешеләр. Әсәрләр йөгерек телдә язылган, җиңел укыла, диалогларга һәм кичерешләргә бай.

«Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә", — диде автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев