Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Медик вакцинация вакытында короновирус йоктыру мөмкинлеге турында сөйләде

Хәзерге вакытта Covid-19га каршы прививкаларның барысында да ике өлеш бар. 

Ике фазалы вакцинациянең икенче этабын үтәмәгән очракта, прививкадан соң короновирус йоктырырга мөмкин. Бу турыда РИА Новсоти хәбәр итә. 
Профессор-иммунолог Полина Степанская сүзләре буенча, икенче өлешне ясатмасаң, коллектив иммунитет начаррак булачак. 
Шул сәбәпле, электрон ресурслар ярдәмендә һәркемне икенче прививканың кирәклеге турында кисәтәләр. Моннан тыш, киләчәктә короновируска каршы ике фазалы прививка ясатуның кирәге булмаячак, дип фаразлый медик.
«Бер-ике ел үткәннән соң, бәлки, барысы да үзгәрер һәм безгә, гриппка каршы ясата торган прививка кебек, ике прививка кирәк тә булмаячак», — ди профессор-иммунолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев