Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов: Татарстан «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенә ярдәм итәчәк 

Чемпионатта Татарстанның җыелма командасы икенче урын алды.

Татарстан киләчәктә дә «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенә ярдәм итәчәк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов VI илкүләм чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән Казанда үткән очрашуында хәбәр итте. 

ТР Президенты 2020 елда ярышларның яңа дистанцион-очный форматта узуын билгеләп үтте. Шул сәбәпле чемпионат аеруча зур күләмле булып чыкты. 

Татарстанның җыелма командасы икенче командакүләм урын яулады һәм 84 медаль иясе булды. Миңнеханов аларны лаеклы җиңүләре белән котлады. Президент бу җиңүне тренерлар, спротчылар, мөгаллимнәр һәм экспертларның гомуми җиңүе дип атады. 

Конкурсантларны әзерләүгә керткән өлеше өчен Миңнеханов педагогларга ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Татарстан данын 50 компетенция буенча 122 катнашучы яклады. 

Конкурсантлар «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләре буенча көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев