Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов Татарстанда яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаска кушты

Яңа короновирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары актуаль кала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаска һәм шул ук вакытта барлык санитар таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә киңәш итте. Бу хакта ул ТР муниципаль берләшмәләр Советының XV съездында сөйләде.
Миңнеханов фикеренчә, кешеләрне чикләргә кирәкмәс, тик куркынычсызлык чараларын үтәү мәҗбүри.
«Халык Яңа елны көтеп ала. Һәм ничек кенә әйтсәң дә, кешеләр аны барыбер бәйрәм итәчәк», — диде ул. 
Шулай ук короновирус инфекциясе белән көрәш чаралары муниципалитетлар өчен актуаль булырга тиеш, дип ассызыклады Президент.
Президент сүзләренчә, республикада үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә, Татарстан Covid-19 белән бәйле вәзгыятьтә иң тотрыклы Россия төбәкләренең берсе булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев