Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Минем өчен «Алабуга нуры» газетасы — төп мәгълүмат чыганагы»

1 апрельдән “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.

Бу атнада «Алабуга нуры» газетасына җирле шагыйрә, 8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хашия Төхбәтуллина язылды. Аның иҗат җимешләре газетабыз битләрендә даими басыла һәм укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла.
— «Алабуга нуры» газетасына һәр елны язылам һәм даими укып барам, үзем дә шигырьләремне, язмаларымны җибәрәм. Мин газетаны «Яңа Кама» исемен йөрткән вакытыннан бирле яратып укыйм. Газета аша район яңалыклары, кешеләре турында мәгълүмат алам, якташларымның һәм иҗатташларымның язмалары белән танышам. Минем өчен «Алабуга нуры» газетасы — төп мәгълүмат чыганагы. Яратып укыла торган темаларга килгәндә, барысын да укыйм, бу мәкаләнең ничек язылганына да карый, кызыклы язмалар бер сулышта укыла. Шуңа күрә кызыксындырырлык мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам. Кеше аннан җан азыгы эзли, шуның белән юана, — дип фикерләре белән уртаклашты ул. 
12 апрельдән «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылуны редакциядә рәсмиләштергән һәр әбүнәче бүләккә орлык пакеты ала. Шулай ук газетага язылу рәсмиләштергән укучылар арасында зәркән кибетенә 2 мең сумга сертификат уйнатыла. 14 майда без җиңүчене сайлаячакбыз.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга нуры» газетасына ярты елга язылу бәясе 786 сум тәшкил итә, "Новая Кама"га — 834 сум. Газетаны почта бүлекчәләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки "Россия Почтасы"ның podpiska.pochta.ru сайтында рәсмиләштерергә мөмкин.
Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Газеталарны редакциядән, Мәдәният йортыннан яисә Үзәк китапханәдән алышлы итеп яздыру — 460 сум.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев