Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Минтимер Шәймиев: Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен үстерү әһәмияте турында фикерләрен җиткерде.

«Ничек кенә авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бүген бер-беребезне аңлашу бәһасе зур. «Дин югалган, атеистик тормышны кичердек. Җәмгыятьнең шундый булуы зур сынау булды. Ата-аналарыбызга да туры килде. Җаныбыз, тәнебез белән тырышып йөрүебез нәтиҗәләре үзен күрсәтә башлады. Бу безгә көч бирә, үзебезгә ышанычны арттыра», — диде ул. 

Дәүләт Киңәшчесе моны борылыш еллары дип атады һәм дин әһелләренә рәхмәтен әйтте.

«Үзара аңлашу булса, күп нәрсә эшләп була. Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк! Безгә ханәфи мәзһәбкә юнәлешебезне тирәнәйтергә тиешбез. Нинди генә язмышлы, динен югалткан халык юк. Бу мәзһәбне ныклап файдаланып эш итәргә кирәк», — дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев