Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Мирас сакчысы-2012”

17 апрельдә Мәскәүдә "Мирас сакчылары-2012" премиясенең беренче лауреатлары исемнәрен атадылар.

"Ясная поляна" музей-утары директоры Владимир Толстой һәм Кенозер милли парк директоры Елена Шатковская "Мирас сакчылары" премиясе лауреатлары булды. Әлеге премия РФнең тарихи-мәдәни мирасын саклауга шәхси өлеш керткән өчен 2009 елдан бирле бирелә.

Дүртенче тапкыр тапшырылучы әлеге премиянең башка җиңүчеләре: чит илдә яшәүче Рәсәй Халыклар советы президиумы рәисе, архитектор, меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Петр Шереметев, Алабуга музей-тыюлык директоры Гөлзадә Руденко, Василий Поленов музей-тыюлыгы директоры Наталья Грамолина, Мәскәү өлкәсе бүлеге советы рәисе урынбасары Евгений Соседов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев