Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана

Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.

Ирина Шейк тәрбиясенә аның әбисе Галия Шәйхлисламова зур йогынты ясаган. Ирина кечкенәдән аның белән бик якын булган, дип хәбәр итә milliard.tatar. порталы.
Галия Гайнислам кызы БАССРда Сибайда туа. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында разведкада хезмәт итә. Аннан элеваторда эшли. 

Ул 2013 ел ахырында Сибайда вафат була. Ул чакта Ирина Шейк бөтен эшләрен ташлап, әбисе белән аның соңгы көннәрен үткәрү өчен хастаханәгә килгән. 

«Син һәрвакыт безнең хәтеребездә шатлыклы, игелекле, кайгыртучан, тормышны сөюче булып калырсың! Без синең белән горурланабыз һәм яратабыз! Бары тик синең кебек көчле хатын-кыз гына 19 яшендә үз ихтыяры белән Ватаныбызны якларга барырга мөмкин!», — дип яза Ирина үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев