Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында халык җыены үтте (+ фото)

Алабуга районы җитәкчелеге халыктан тәкъдимнәр кабул итә. Бу теләкләр киләчәктә "Бердәм Рәсәй" партиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

Шәһәр җитәкчелегенә булган тәкъдимнәрне Морт авылында үткән халык җыенында белдерү мөмкин булды. Мәдәният йортында җыелган халык алдында район башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев чыгыш ясады.

Геннадий Емельянов соңгы елларда шәһәр һәм районда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга тукталды. Очрашу ахырында район башлыгы халыктан килгән тәкъдим-теләкләр белән таныштырды (әйтергә кирәк: бу хатлар өчен алдан ук махсус тартма куелган иде).

Хатларда төрле өлкәгә кагылышлы проблемалар күтәрелгән. Халык авылда азык-төлек кибете төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте, чишмәләрне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүне, якын-тирә өчен куркыныч булган ярымҗимерек йортны сүтүне, юлларны һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүне сорады.

Җыенда катнашучылар авылда су юклыктан зарланды. Моңа җавап итеп Геннадий Емельянов, "Чиста су" программасы буенча биреләчәк акчаларның киләсе елда район авылларында әлеге проблеманы хәл ителүгә тотылачагына ышандырды.

Халык үтенечләренең тагын берсе - авыл җирлегендә булган белем бирү учреждениеләрен саклап калу. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов әйтүенчә, торак пунктлардагы бер генә белем бирү оешмасы да халык ризалыгыннан башка ябылмаячак. Моннан тыш, Президент боерыгы буенча, авыл башлангыч мәктәбендә бер укучы булса да укый икән, ул эшләргә тиеш, дип искә төшерде Светлана Захарова.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев