Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында хисап җыелышы (+фото)

Авыл җирлекләре советларының гадәткә кергән отчет сессияләре дәвам итә. Дүшәмбе көнне Морт авылы җирлегендә үткән шундый хисап җыелышында 2015 елга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Морт авылы - районның иң төзек, иң зур авылларының берсе. Меңгә якын кеше яшәгән авылда берничә республика программасы гамәлгә ашырыла. Биредә суүткәргечләр һәм юллар төзекләндерелә, урамнарга яктырткычлар куела, су башнялары һәм чишмәләр ипкә китерелә.

Башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында авылда үткән отчет сессиясендә сөйләштеләр. Очрашуда шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты. Биредә ул шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән авыл халкын кабул итте, соңыннан авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закировның отчет сессиясендә катнашты. Очрашуда шулай ук төрле ведомство һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар бар иде.

Кара-каршы сөйләшү

Кабул итүгә беренче булып кергән Хәйдәр абый Гайнанов Өчиле урамы юлына вак таш җәю мәсьәләсен күтәрде. Бу урамның яртысына таш җәелгән, тик менә эшләр ни сәбәпледер ярты юлда туктап калган.

- Беренче чиратта район башлыгы Геннадий Егоровичка юлны рәткә китерүдә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Хәзер Өчиле урамында юл әйбәт, рәхәтләнеп йөрибез. Тик менә юлның яртысын эшләп бетерәсе иде, - диде Хәйдәр ага.

Зөлфия Сөнгатуллина бу эшләрне контрольгә алырга дип күрсәтмә бирде.

Әлфия Фазлиәхмәтова ел саен язгы ташулар вакытында бакчасын су басудан зарланды.

Сәбәбе дә билгеле: Шүрнәккә илтә торган юлда куелган торба аша басулардагы язгы кар сулары бакчаларга агып керә. Моңа кадәр ул җир белән капланган булган, моннан берничә ел элек аны чистартканнан соң, шушы күңелсезлекләр башланган да инде. Җирлек башлыгы Фаиз Закиров әйтүенчә, су 12 бакчаны баса, хуҗалар исә июль ахырына кадәр бакчага керә дә алмый.

Зөлфия Сөнгатуллина бу урынны тикшерергә һәм февральгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Авылның мөхтәрәм кешесе, пенсиядәге укытучы, ветераннар берлеге рәисе Әлфирә апа Әхтәмова сүзне ерактан, җитәкчеләрнең хәлләрен белешүдән башлады. Хәл-әхвәл сорашып, күп сөйләмәскә вәгъдә биргәннән соң, Әлфирә апа кабул итүгә килүенең сәбәбен аңлатты. Авыл шифаханәсендә 20 елдан артык гомуми практика табибы булып эшләүче Мулланур Ганиев - киң профильле, тәҗрибәле, белемле табиб. Морт шифаханәсенә 7 авылдан ярдәм сорап киләләр. Килгән һәрбер кешегә игътибары да, белеме дә җитә, ди Әлфирә апа. Үз эшен фидакарь башкаручы Мулланур Гарифович "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән исемгә күптәннән лаек. Ветеран укытучының гозере дә нәкъ менә шуның турында.

- Район башлыгына коллектив исеменнән хат языгыз, нинди документлар кирәген әйтербез. Авыл халкы табибтан канәгать булып, шундый тәкъдим белән чыккан икән - без һич тә каршы түгел, - дип җаваплады Зөлфия Сөнгатуллина.

Садыйковлар гаиләсе дә кабул итүгә зур үтенеч белән килгән.

Газинур һәм аның хатыны - инвалидлар, авылда "мәктәп өе" дип аталган ике катлы уңайлыкларсыз йортта торалар. Хәзерге вакытта әниләре йортын төзекләндереп, шунда яшәргә җыенып йөргән мәлләре. Тик менә йортның иплисе-сиплисе урыннары шактый, планда мунча төзү дә бар. Җирлек башлыгы әйтүенчә, Садыйковлар - тәртипле, эшчән гаилә. Төзелеш материаллары булса, алар барысын да үз көчләре белән башкарып чыгачак, тик менә аларны сатып алырга акча гына кирәк.

Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорова мондый ярдәм күрсәтү буенча махсус программаның булмавын аңлатты. Дәүләт ярдәме авыр тормыш хәлендә калучыларга: янгыннан зыян күрүчеләргә яки гаиләнең кереме яшәү минимумыннан да түбән булганнарга гына бирелә. Бу очракта да матди ярдәм 3-5 мең сумнан артмаячак, диде җитәкче.

Зөлфия Сөнгатуллина сессиядән соң йортны барып карарга һәм гаиләгә төзелеш материаллары белән ярдәм итү мөмкинлеген табарга вәгъдә итте.

Узган елга нәтиҗә

Район башлыгы Зөлфия Сөнгатуллинаның шәхси кабул итүеннән соң, авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясап, халык алдында отчет тотты, киләчәккә бурычлар билгеләде.

2014 елда башкарылган эшләр:

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск төзекләндерелде;

- республика программасы буенча Өчиле урамындагы 300 метр юлга вак таш җәелде;

- "Урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча Казан урамында 550 метр чыбык сузылды, 13 яктырткыч һәм 1 идарә пульты урнаштырылды;

- грант буенча алынган трактор юлларны кардан чистарта;

- "Водоканал" оешмасы белән берлектә Казан һәм Сельхозтехника урамнарында ремонт эшләре башкарылды, су алу җайланмалары куелды, 3 скважинаның насослары алыштырылды;

- халыктан җыелган 91 100 сум күләмендәге ирекле салым акчаларына республика 1гә 4 исәбеннән акча өстәде. Шул рәвешле тупланган 364 мең сум акча 2 нче санлы су скважинасын юдыртуга һәм тимер койма белән әйләндереп алуга тотылды;

- авылда законсыз чүп урыннары бетерелде;

- 7 кешедән торган халык дружинасы булдырылды;

- ашлык саклау склады төзелде һәм файдалануга тапшырылды;

- буаз сыерлар өчен аерым ферма төзелде;

- мәчет тирәсендә, инеш янында агачлар утыртылды;

- төзекләндерелгәннән соң, "Балавыз" чишмәсе тантаналы төстә яңадан ачылды. Ул - Морт авылында туып-үскән абыйлы-энеле Назыйм һәм Разыйм Әхмәтовларның авылдашларына бүләге булды.

2016 елга планнар:

- авыл эчендәге юлларны паспортлаштыруны башкарып чыгу;

- "Чиста су" программасы буенча 2 су башнясын алыштыру һәм Сельхозтехника урамында суүткәргеч үткәрү өчен проект-смета документациясен эшләтү;

- гидротехник корылмага капиталь ремонт ясау;

- "Урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча Казан урамына - 9, Яшьләр-2 урамына - 4 яктырткыч, 550 метр чыбык сузу һәм 2 идарә пульты урнаштыру;

- Мохсин очы күперен ремонтлау;

- зиратны ауган агачлардан чистарту эшен дәвам итү.

Авыл җирлеге башлыгының хисап чыгышыннан соң, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сүз алды. Ул авыл җитәкчеләренә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә аңлашып эшләргә язсын дигән теләк белдерде.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев