Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында Ленинград блокадасына багышланган әдәби викторина үтте

27 гыйнвар көнне Морт авылы мәдәният йортында мәктәп балалары катнашында Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган "Тормышка юл" дип аталган әдәби викторина үткәрелде.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944нең 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар.

Тарихтан

Ни гаҗәп, Морт авылы Ленинград белән тыгыз бәйләнештә. 1942 елда авылга ленинградлылар килә. 350 бала һәм 25 олы кеше. Алар Ленинградның 300, 320, 321 нче интернат-мәктәпләреннән була. Ленинград балалары җәй көннәрендә колхоз басуларында эшли һәм шул елдан бирле Мортта рус класслары ачыла.

Ленинград камалышыннан чыгучылар юлда бик күп газап чигә. Балалар Алабуга затонына килеп җиткәндә Камада инде су ката башлаган була. Ә балалар кыска күлмәк-ыштаннан, бер кат оек һәм җәйге аяк киемнәреннән генә. Морттан аларны олаулар, җылы туннар белән килеп алалар, яшәү урыннарын мәчеткә урнаштыралар. "Җылылыктан эреп йокыга киткәнбез. Иртән торуга кая килеп эләктек, дип тәрәзәләргә ябырылдык. Карасак, мәчет алды тулы халык. Безне кызганып торалар. Тора-бара без дә татарча сүзләр өйрәндек. Берәр өйгә керәбез дә "апа бир минеке ашарга", дибез. Шуннан безгә я бәрәңге, я сөт, я катык биреп чыгаралар. Бигрәк тә безнең мәчет каршында яшәгән Бикә апаларга керергә яраттык. Чөнки ул безне беркайчан да буш чыгармый иде. 1941-42 елларда инде безнең күбебезнең әти-әниләре Ленинградта ачлыктан үлгән була. Ә без аларны исән дип белеп хатлар яза идек", - дип искә ала Анатолий Иванович Кулаков.

Кызганыч, балаларның барысына да Җиңү көнен күрү насыйп булмый. Морт авылы зиратында Ленинград балалары күмелгән. Каберлектә 3 бала бар, икесе юлда, берсе мәчет тавыннан чаңгы белән төшкәндә агачка бәрелеп үлгән, дигән сүз бар. Бу каберлеккә мәрмәр ташны Морт урта мәктәбе укучылары 1988 елда колхозда бәрәңге алудан килгән акчага алып куя. Мәктәпнең беренче чыгарылышына 50 ел тулган көн була ул. Ачы сугыш елларында Мортта сыену тапкан элекке Ленинград балалары гомерләре буе авыл халкына рәхмәтле булып яши, хатлар аша рәхмәт сүзләре җиткерә.

Морт авылында бу истәлек-хатирәләрне кадерләр саклыйлар, укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр. "Тормышка юл" әдәби викторинасында мәктәп укучылары катнашты, алар бу дата турында сорауларга җавап бирде, Илназ Гаффанов исә сәнгатьле итеп шигырь укыды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Фәрдия Шаһидуллина, китапханә мөдире Зәлия Садыйкова чарада катнашучыларны Лениград блокадасы һәм чолганыштан Мортка килгән балалар язмышы турында сөйләде, авылдашлар истәлекләре белән таныштырды.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев