Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Морт авылында яшәүче Мария әби Любимованың шатлыклы мәшәкатьләр белән яшәп яткан көне - шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Котларга, һәрваыкттагыча, туганнар, күршеләр һәм район җитәкчелеге килде.

Үзе дә бик уңай фикерле, кешеләргә карата да позитив карашта торучы Мария әбине Морт авылында хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Катлаулы һәм озын гомер кичергән Мария түти. Шул чор кешеләренә хас булганча, авыр хезмәт, сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлык, җитмәүчелек - алар турында ул сагынып та, сагышланып та сөйли. Мария Ивановна Алабуга районының Айталан авылында туып-үскән. Ул мәктәптә укымый, төрле хезмәт башкаручы булып колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы барганда Марияне Лубян бистәсенә утын әзерләргә җибәрәләр. 1948 елда Мортка күченеп килгән һәм шушы көнгә тикле ул биредә гомер итә. Ананың өч кызы, гаиләләре белән әниләренә кунакка килеп, аның хәлен белеп тора, ә әни янында булу кайчакта бер-ике атнага, кайвакыт берәр айга да сузыла. Мария Ивановна тормышны яратуы, уңай тойгылар бүләк итә белүе белән аерылып тора, аның бу матур сыйфатлары барлык туганнарына, якыннарына һәм хәтта юбилярның күршеләренә дә күчә.

Гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән Мария Ивановнаны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Бикметова, Алабуга муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева һәм Морт авыл җирлеге башлыгы Фәиз Закиров тәбрик итте. Традиция буенча тугыз дистәне тутыручы әбекәйгә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, ә район башлыгы Геннадий Емельяновтан рәхмәт сүзләре язылган открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев