Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылы мәдәният йортында Муса Җәлил истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Кичәдә мәктәп укучылары катнашты. 

13 февральдә Алабуга районы Морт авылы мәдәният йортында Муса Җәлил тууына 115 ел тулуга багышланган «Шигырьләрең мәңге йөрәктә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. 

Кичәдә мәктәп укучылары шагыйрьнең тормыш юлы турында документаль фильм карады. Соңыннан укучылар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, көйгә салынган әсәрләрен җыр итеп башкардылар. 

Китапханә хезмәткәрләре шагыйрь иҗаты буенча оештырылган күргәзмә белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев