Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт мәктәбе укучылары әби-бабайларны бәйрәм белән котлады

Укучылар өлкәннәргә котлау открыткалары өләште, чәчәк бәйләмнәре бирде, шигырьләр сөйләде, исәнлек-саулык, корычтай ныклы сәламәтлек теләде.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.

Аларның өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Хәзер битләрен җыерчык баскан, чал чәчле өлкәннәребезнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган. Гомерләре буе авыр эштә эшләгән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Шушы зур бәйрәм алдыннан, без дә, Морт мәктәбе укучылары, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез - сугыш һәм тыл ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладык. Аларга котлау открыткалары өләштек, чәчәк бәйләмнәре бирдек, шигырьләр сөйләдек, исәнлек-саулык, корычтай ныклы сәламәтлек теләдек.

Өлкәннәребезнең язмышы - безнең тарих, байлык, горурлык. Аларны ешрак искә алыйк, яхшылык эшләп өлгерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев