Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мошенниклар алабугалыларны 85 мең сумга алдаган

Узган тәүлек эчендә полициянең кизү бүлегенә Алабугада яшәүче ике кеше караклык һәм мошенниклык факты турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Китерелгән зыянның суммасы 85 мең сумнан артып китә.

Беренче очракта 31 яшьлек ханымга билгесез кеше шалтырата. Үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырганнан соң, кәрәзле телефон номерларын алмаштыруга гариза керүен хәбәр итә. Ханым мондый заявка калдырмавын әйтә. 

Соңыннан ир-ат ханымның шәхси кабинетына мошенниклар керергә тырышуын һәм аларның кабинетка кереп, ханымның кредит картасыннан акча урларга теләвен аңлата. Аферист бу гамәлләрне булдырмас өчен, барлык акчаларны ул күрсәткән счетка күчерергә тәкъдим итә. Шалтыратучының күрсәтмәләрен үтәгәннән соң, алабугалы ханым банк картасыннан 80 мең сумнан артык акча юкка чыгуын ачыклый. Мошенниклар корбаны булуын аңлаган ханым полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча Алабуга районы Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылды. 

Икенче очракта Алабуга кешесе бушлай игъланнар сайты аша гитарасын сатарга уйлап, акчадан мәхрүм кала. Ялган сатып алучы товарны өйгә китерүне рәсмиләштерү сылтавы белән, зыян күрүчегә сылтама җибәрә. Алабугалы сылтама буенча кереп, карта турында барлык мәгълүматны тутыра. Шуннан соң аның картасыннан 4 мең сум акча алына, ә сатып алучы башка элемтәгә керми. 
Әлеге факт буенча Алабуга районы тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев