Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ни өчен Алабугада көндез урам утлары яна

Шәһәрдә эшләми торган фонарьларны тикшерү һәм алыштыру буенча эш алып барыла.

Алабугада белгечләр бригадасы урам яктыркычларының эшен тикшерә, таләп ителгән очракта аларны алыштыра. Шул сәбәпле, алабугалылар инде берничә көн дәвамында көндез янып торган урам яктырткычларын күрә.

Белгечләр шәһәрнең барлык урамнарын тикшерергә ниятли.

Белгечләр әйтүенчә, алар эшли башлаганда, Алабугада барлык урам яктырткычларының нибары 20 проценты гына эшләгән. Хәзерге вакытта фонарьларны норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла.

Шәһәрнең магистраль урамнарында лампаларны алыштыру өчен, аларны көндез кабызып карарга кирәк. Шулай иткәндә генә лампаларның кайда януын, кайда янмавын ачыкларга була, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев