Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нурхидә әби Абдерахманованы юбилее белән котладылар

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранның тол калган хатыны Нурхидә Латфулла кызы Абдерахманова бүген туксанынчы туган көнен каршы алды һәм билгеләп үтте.

Бу түгәрәк көнне шәһәр җитәкчелеге дә читләтеп үтмәде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова әбине юбилее белән котлады. Тугыз дистәне тутыручы юбилярга гадәт буенча Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга район башлыгы Геннадий Емельяновтан истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды.

Нурхидә Латфулла кызы ТАССРның Әтнә районында туып үскән. Мәктәптә 5 сыйныф белем алган. Мәктәпне бетергәннән соң, 6 ел терлекчелек фермасында дуңгыз караучы булган. Фабрика-завод училищесына укырга кергән, монда комбайнчы-тракторчы һөнәре алып чыккан. "Училищены тәмамлагач, мине урман кисәргә җибәрделәр. Анда 3 ел эшләдем, ә аннары колхозда механизатор да, комбайнчы да, тракторчы да булдым",- дип искә ала юбиляр ул ерак елларны. 1955 елда Нурхидә Латфулла кызы кияүгә чыга һәм үзенең яңа гаиләсе белән бергәләп (ире, беренче никахтан туган ике бала һәм аннан соң аларның тагын уртак өч баласы туа), Урта Азиягә күченеп китә. Биредә ул Хаваст тимер юлында 40 ел буена күпер караучы булып эшли, рельс салучы да булырга туры килә аңа. Нурхидә әбекәйнең гомуми хезмәт стажы - 50 ел тирәсе. 1993 елда Абдерахмановлар гаиләсе, хәрби хәрәкәтләр килеп чыгу сәбәпле, Урта Азиядән күченеп китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп язмыш аларны менә Алабугага китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев