Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нәзарәт сайтында «Рамазан-2021: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады

Ул изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2021: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады. 

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2021 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Чыганак: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев